Габдрахман Әпсәләмов - Ак чәчәкләр
Күктә тулган ай йөзә. Шул айга гашыйк булып, бакчада сандугачлар тилереп сайрый. Беләсезме, сандугачлар ничек сайрый? — авыл кешесе, бәлки, белә торгандыр. Ханзафаров белми дә белми. Ник дисәң, гомере аның кабинетта телефон шалтыравын тыңлап кына үткән. Сандугачлар болай сайрый: башта әллә кайдан караңгыдан ата сандугач очып килеп ботакка куна да чутылдап җибәрә. Шулай өзелеп сайрый-сайрый, ул ана сандугачны янына чакыра. Тегесе тиз генә килми, назлана, боргалана. Ата сандугач тагын да дәртләнебрәк сайрарга тотына. Шулхәтле нечкә, шулхәтле моңлы итеп сайрый, мәхоббәтен шулай сибә, җан тугел, таш эрердәй була. Миңа калса, сайраган чагында ата сандугач үз җырының ләззәтеннән үзе дә тәмам исерә, кузләрен йомып, бөтен дөньясын онытып саф мәхәббәтен мактый. Шулчак кайдандыр икенче куактан ана сандугач җавап бирә, мин монда, җаный, ләкин яныңа барыйммы икән, юкмы икән дип тагын әзрәк назлана. Ата сандугач тагын да шәбрәк итеп сайрый башлый, тавышында шатлык та сөенү генә. Ана сандугачның күңеле тәмам йомшара, ул яры янына очып килеп куна. Тегесенең куанып сайрауларын әйтерлек тә түгел инде. Дөньяда нихәтле композитор бар, hәммәce диярлек сандугач җырын музыкада биреп карарга тырышканнар, хәзер дә тырышалар. Әмма иң атаклылары да биреп җиткерә алганнары юк...
120
0