
3нче көн. Сания Әхмәтҗанова. Җавап.
Җавап -Сыктанасың бәхет булмады дип, Нәрсә соң ул бәхет, әйт әле? Син бит күктән йолдыз чүпләмәкче, Безнең янга җиргә кайт әле. Иң биеген тауның яуласак та, Буй җиталмас барыбер Кояшка. Үз дигәнчә яшик, тыныч кына, Артык хәсрәт алмыйк бу башка. Кемдер Һомай кошы тоткан диеп, Хак булса да, зинһар, сөйләмә. Аңлыйсыңмы шуны: әйләнә Җир, Бәхет тирәсендә әйләнә. Без дигәнчә барса дөньялары, Бик шәп булыр иде, әлбәттә. Биргәненә шөкер итеп торыйк: Бар да тигез, диләр, җәннәттә. — Сүзең хактыр... Тик тергезим әле, Шәфәгымның соңгы күмерен... Сүнәр-сүнмәс җанны саклаганчы, Дөрләп янсын булган гомерем. Яшәдең, яшисең, яшәрсең!
139
0