![Елмаю. Раил Гатауллин](/image/n/6609c18a92fb550862ac6630/1719975909666l1.webp)
Елмаю. Раил Гатауллин
3 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Елмаю Елмайганда, һәркем матур, Гүзәл, чибәр, мөләем. Чибәрләнеп китәмме дип, Менә мин дә елмайдым. Бәхетле тойдым үземне, Күтәрелде күңелем. Аңладым фани дөньяда Яшәү юкка түгелен. Сәламәтмен, дусларым бар, Әти-әнием исән. Шатланырлык әйберләр күп, Әгәр дә саный китсәң. Балалар да бәхетле бит Көлгәнгә, елмайганга. Шатлык-бәхет килсен дисәң, Син дә бер елмай, әйдә! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РаилГатауллин #Иңзурсер #Елмаю #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #Лениногорскмарафончылары
150
0