#Әдәбимарафон Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла барлау"

#Әдәбимарафон Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла барлау"

2 нче көн. #Әдәбимарафон Шәмсия Җиһангирова ...Сиңа килдем, әнкәй! Кабереңә. Йөземне юнәлттем кыйблага. Аллаһудан сиңа – җәннәт түре, Үземә ярлыкау сорарга. Әнкәй, әнкәй! Рәнҗеп ятма миңа! Тапкан кыйблам мәңге югалтмам. Имансызлар, кыйбласызлар белән Уртак гамәл, уртак юл сапмам! Кемнәр белән генә аралашсам, Йөрсәм дә мин хәзер кайда да, Беренче эш итеп кыйблам барлыйм, Калебемне юнәлтәм кыйблага. Күптән булган хәлләр исемә төшеп, Кайнар тиргә баттым кабаттан... Кылмыйбызмы икән гамәлләрнең Үкенерлекләрен азактан?! Без кыйбланы, шөкер, таптык та бит... Күңел тыныч түгел шуңарга: Онытмыйбыз микән балалардан «Кыйблаң кайда?!» диеп сорарга. #Шәмсия Җиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АОТатмедиа #Таттелеком #44

Тэглар:

417

0