Камыр батыр

Камыр батыр

Җир астында Камыр батыр картны эзләгән-эзләгән дә таба алмаган. Актарынып йөри торгач, бер ишекне ачып җибәрсә, бер бүлмә тулы көмеш, энҗе-мәрҗән, төрле-төрле асылташлар, ди. Бу - пәринең хәзинәсе икән. Камыр батыр бу малларны бауга бәйләп өскә биргән. Иптәшләре тартып чыгарганнар. Аннан соң тагын икенче бер ишекне ачса: бик матур бер кыз утыра, ди, ул кызны теге җен карты урлап шушында ябып куйган икән. Камыр батыр кызны алып чыккан да өстә калган батырларга мал белән кызны алырга бау төшерергә кушкан. Болар шулай эшләгәннәр. Әмма бу кадәр малны, матур кызны күргәч: "Камыр батыр чыкса, һәммәсен үзенә алыр, безгә бернәрсә дә бирмәс", - дип куркып, бауны тартып алганнар да Камыр батырны җир астында калдырып качканнар. Камыр батыр түбәннән кычкырган-кычкырган - җавап бирүче булмаган. Ул, башка берәр җирдән чыгарга булмасмы дип, эзләнергә тотынган.

Тэглар:

104

0