3 нче көн "Югаласым килә минем" Ләйлә Дәүләтова, #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
Югаласым килә минем, Качып дөнья тузаныннан. Качып хәтта киләчәктән, Бүгеннән, узганымнан. Бердәнберем дияр идем Сиңа шул чакларымда. Югалсам әгәр синең Кайнар кочакларыңда. Югаласым килә минем, Тапланмый яшәр өчен. Гаеплегә, гаепсезгә Акланмый яшәр өчен. Югаласым килә минем, Качып бар киртәләрдән. Безне бергә күрсен кояш Һәр туган иртәләрдә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛәйләДәүләтова #Югаласымкиләминем #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
150
0