2 нче көн "Кыйбла барлау" Шәмсия Җиһангирова

2 нче көн "Кыйбла барлау" Шәмсия Җиһангирова

Өебез түрендә эленеп тора Рамлап алынган бер сурәт. Бимазалыйм һаман әнкәемне: "Ә бу ни нәрсә соң?" _ дип сорап. Эчтән генә укып бисмилласын, Әйтә әнкәм: "Кечкенә шул син, Ңле бик үк аңлап бетермәссең, Буладыр бу _ " Аятел көрси". Һәр мөселман белергә тиешле Бик саваплы, бик изге дога. Бераз үсә төшкәч өйрәтермен Хәзер авыр булыр ул сиңа". Ә мин һаман үземнекен "тукыйм", Әнкәм сүзе белән килешмим. "Минем хәзер өйрәнәсем килә, Күптән үстем инде, зур ич мин!" "Алай икән...Тыңла, _ ди әнкәем,- Һәм минем артымнан кабатла, Башлап киткән чакта һәр доганы Бисмиллаһ әйтергә онытма". "Аллаһу лә иләһә иллә һүәл хәййүм- каййүм.. ", дип, Һәр көн саен кабат-кабат мин Иртәләрен, көндез, кич ятканда Әнкәем артыннан кабатлыйм. Һич тә көтмәгәндә бик тиз генә Ятладым "Аятел көрси"не. Әй мактады әнкәм: " Бу кадәр дип Уйламаган идем мин сине!" Онытылмаслык булып сеңеп калган Изге дога һәрчак күңелемдә. Оныкларым белән бергә укыйм "Аятел көрси"не бүген дә. Кан-кардәшем, өйрән әле син дә. Аны белү һәркемгә лязим: ,,,Үә лә йәүдүһү хифзуһү мә Вә һүәл- галийүл-газыйм...

Тэглар:

144

0