Каракош

Каракош

Рәхимҗанны кире какмаган бердәнбер кыз Бәрия иде. Чтләк белән капкач бер-берсенә соң гына юлыктылар. Кыз Рәхимҗан кебекләрдән бодай суктырып, кибән өйгән, сөю өлкәсендә тәҗрибә туплаган кемсә иде. Үзе күрше авыл кибентә сату-алу итте. Гайбәтен йөз авыз ирештерде, хәер, аның белән йөклады, моның белән төн кунды, диделәр. Рәхимҗан ничек өйләнмәс борын сөйрәлчекнең арт сабагын укытсын ди, йә? Шикәр төсле кителергә генә тора ләбаса Бәрия, аннан кем әле сиңа кияүгә барам, кочагыңны җәй, дип сырпаланган ди, шул кибетчегә өмет тот та, тишегеңне кысып түз инде туйга кадәр. Туйлар узгач, хатын ясагач, камчы биетерсең , егет, моңа башың эшләр, шәт. Ә Бәриянең үзенә күрә бәясе югары иде, ул "мин кеше калдыгы" дип әз генә дә уңайсызланмады, алдан: - Йортыгыз - чүплек башы, анда тирескә күмелеп, сасып ятасым юк, яңасын төзе, - дип шарт куйды, аннары, бөтенләй оятсызланып: - Әнкәң зерә авыша, диделәр әле, алай акылын бәрәңге боламыгына кушып ашаса, чыкмыйм сиңа.

Тэглар:

129

0