Таллардай бөгелә язмышлар...

Таллардай бөгелә язмышлар...

Таллардай бөгелә язмышлар, Язмышның җилләре ачы ла. Дус-ишләр керми шул хәлеңә, Төшмәсә үзенең башына... Мин дә бит шуларның бересе, Инәлеп кыйблага бакканы. Котырып ярсыган дарьяда, Бәрелә-сугыла акканы. Һәркемгә уңышлар төс түгел, Төс түгел дусларым, аңладым. Көчәнә-көчәнә тартамын, Язмышым иңемә салганын. Таллардай бөгелә язмышлар, Бөгелсен, тик бары сынмасын. Матурлык сыйдырган йөрәгем, Дөньяда яшәүдән туймасын! "Урман кызы", Калтасы, 2016 ел, 23 би

Тэглар:

92

0