XXVIII Дөньякүләм әдәби марафон башланды. Гөлсимә Зиннатуллина шигырьләре белән таныштырырга булдым

XXVIII Дөньякүләм әдәби марафон башланды. Гөлсимә Зиннатуллина шигырьләре белән таныштырырга булдым

Соңлап килдем Соңлап килдем иҗат бакчасына, Йөрәгемне тотып учыма. - Исәнмесез? - диеп сәлам юллыйм Шул бакчаның һәрбер кошына. Урап килдем иҗат мәйданына, Көч сынарга инде соңладым. Шигърияткә алып килде мине Йөрәгемә җыйган моңнарым. Сәяхәткә чыктым, шигъри дөньям, Илһам чишмәләрен күрим дип. Шул чишмәдән илаһи хис алып, Сихри гөлләмәләр үрим дип. Юлым иҗат бакчасына илтте: Кәгазь, каләм минем кулымда. Шигырьләрем якты маяк булып, Озатып барса иде юлымда! "Урман кызы", Калтасы, 2016 ел, 5 бит

Тэглар:

91

0