Күке төкереге

Күке төкереге

Хатын, боргычлаган төсле, башын кысып тотты, чигәсенә шаулап кан төште. "Каг түгел бу, хәтерем шулай актирыла, - дип уйлады ул. - Әллә... барсы да Карачутыр улаган төннән башланды микзн? Йа алла! Аннан соң күпме еллар үтте, күпме сулар акты, ә ул шомлы тавыш һаман колак төбендә яңгырап тора". ...Баскан эзләренә гөл шыткан кыз гомеренең иә матур чагы иде. Егет күкрәгенә сыенып йолдыз саный-саный ярты төн җиткергән Онык шыпырт кына өенә кереп юрган астына чумгач, сузып-сузып эт улады. "Хәерлегә түгел, кемнеңдер эте бәла чакыра, эт уласа - үлем-китем", диләр, дип хафага төште кыз. Ләкин яшьлек тирән чумып уйларга яратмый, аның уе күбәләккә охшаган - чәчәктән чәчәккә кунып очарга ярата иде, кыз да эт хәсрәтен онытты, аның үзенеке күәтле, үз хәле хәл иде. Гыйлемдар: "Әйдә, минем хатыным бул", - диде, һич көтмәгәндә әйтеп куйды, хәтта Галиянең башы әйләнеп, аяк астындагы җир кырга таба шуышып киткәндәй булды. "Нәр-сә? - диде ул исен җыеп. - Нәрсә?!" Кистереп сөйләшергә гадәтләнгән егет, авыл егетләре кебек, бераз дуамал, бераз дорфа иде.

Тэглар:

132

0