
Нәбирә Гыйматдинова «Онытмадым…»
2 нче көн Повесть. 6 нчы бит. «... - Кызның бирнәсе ярты дәүләт: кызыл кирпечтән йорт, чит ил машинасы. Банктагы акчаларының чуты юктыр, билләһи. Ефәк кигән, алтын коштабактан ашаган байлар оныкларын да кайгыртып, тау-тау мал-мөлкәт туплый! Булат, мәктәптә укытып, бәдрәф салдырырлык та акча эшләми ич! Кәттә кода аны берәр төшемлерәк җиргә төртер иде, ичмасам. Әти, дим!.. Син ничек уйлыйсың? - Һы, кызык кешеләр сез. Хәзер мин кирәк икән! - Ишморат картның үпкәләргә хакы бар, чөнки оныкның «камыт кию»е турында аңа беркем дә җәелеп сөйләмәде. Дөрес, яшермәделәр дә, өйләнә, диделәр. Ләкин ул узып барышлый гына әйтелде кебек...»
199
0