Икенче көн «Минем сагыну сезнең өегезгә...»

Икенче көн «Минем сагыну сезнең өегезгә...»

«Минем сагыну сезнең өегезгә...» Фәнис Яруллин Минем сагыну сезнең өегезгә Синнән алда кайтып җитәр дә, Син керүгә, назлы песиең булып, Күтәрттерер үзен җилкәңә. Син назларсың аны «йомшагым» дип, Кочагыңа алып сөярсең. Беркемгә дә әйтмәс серләреңне Аңа гына ышанып сөйләрсең. Ә бер читтә Сөю карап торыр, Бу күренешкә чиксез куанып. Сагынуым калыр синең белән, Йомшак чәчләреңә уралып. Син сизмәссең берни, ә шулай да, Чәчләреңә куйсаң кагылып. Бер яктылык төшәр йөзләреңә, Тәрәзәдән кергән Ай булып. 2002ел, 30нчы бит #Әдәбимарафон #ФәнисЯруллин #Минемсагынусезнеңөегезгә #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АОТатмедиа #Таттелеком #44

Тэглар:

407

0