
Рәсимә Гарифуллина "Адашкан"
Беренче кисәк Идел өстендә көмеш ай юлы. Төнге күкне исәпсез-хисапсыз йолдызлар чуарлаган. Айдан сузылган юл буйлап югарыга - шул йолдызларга таба китәсе, алар арасына кереп югаласы килә. Аймара, ирексездән, якты йолдызларны санарга кереште. Буталып бетте, яңадан саный башлады. Санын югалтты. Йолдызларның санын гына түгел, гомер йомгагының да очын чуалтты Аймара. Сулык-сулык килеп өзгәләнгән җанга йолдызлардан гына тынгы табып буламы соң? Күңел җылысы, ярату җитми аңа...7 нче бит #РәсимәГарифуллина #Адашкан #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Акбүренәшрияты #Таттелеком #44
208
0