
Соңарган хатым Вазыйх Фатыйхов
1 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов Мин - йөһәк парәң «Мин тудым», дип аваз салып, Йөрәгеңнән өзелеп тамдым. Ана булу шатлыгыннан Минем өчен көйдең-яндың. Бөтерчектәй бөтерелеп Йөри торгач тәпи бастым. «Зур өметем», дия-дия, Хыялларың чынга ашты: «Мәммә»дидем, «Әннә» дидем, Телем ачтым, белем алдым. Күңелкәең шуны сизде Яшьлегең тиз артта калды. Еллар узды, үземә дә Акыл керде көзләр белән. Рәхмәт сүзем ничек әйтим Нинди генә сүзләр белән?! Үлчәүләр юк бәһаләрлек, Синең кылган гамәлләрне! Соң мин синсез нишләр идем Үзем генә беләм хәлне. …Исән чакта кадерлиек, Бәһалиек әниләрне! 18 нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #иделпресс #Таттелеком #44
168
0