
Габдрахман Әпсәләмов Ак чәчәкләр
Һәркемнең диярлек күңелендә ерак балачактан калган йә берәр бик матур истәлек, йә берәр күңелле вакыйга, йә берәр кызыклы күренеш саклана. Бик озак еллар буенча онытылып, кайдадыр хәтер мәгарәсендә посып яткан ут кадерле истәлекләр беркөн, таң беленгән минутларда, кинәт уянып киткәч, һичбер сәбәпсез-нисез кузгалалар да кешенең күңеле әллә нишләп китә, күзеннән татлы яшь бәреп чыга. Эмма кайгы-хәсрәт яше булмаганга, ул йөрәкне көйдерми, бәгырьне телми, кеше, киресенчә, узендә бер җиңеллек һәм пакьлек хис итә. Бер җире авыртмый, бер җире борчымый, гүя кайдадыр жиһанда йөзеп йөри сыман. Кеше уйга чума, ул хәтерли башлый, очы да, кырые да юк аның хәтеренең... Күзләре ачык, бүлмә эче аз гына яктырган, әмма ул берни күрми, ул кайдадыр бер ямьле болында йөри сыман. Янәшә караваттагы авыруларның авыр һәм борчулы сулышлары, ыңгырашулары аңа ишетелә дә, ишетелми дә. Колак төбендә аның бүтән тавышлар: кемнеңдер назлы иркәләве, гозерлоре, челтер-челтер аккан чишмә җыры кебек моңлы музыка...
132
0