
2 нче көн "Казан урамнарында" Мирсәй Әмир
... Татлысыннан булсын, майлысыннан булсын, әчкелтем-төчкелтеменнән булсын сыйның шәпләрен, менә дигәннәрен сайлап алып кайтасы килә аның. Күптән күрешмәгән Сафа дустына Казандагы тормышның муллыгын, яши белеп яшәгән кешегә биредә шәп торырга мөмкин икәнлеген күрсәтеп мактанасы килә. Их, сайлар иде ул хәзер! Жайлап, затлы ашамлыклар алуның бөтен ләззәтен татып, ашыкмыйча гына, сатучылар белән дә, алучылар белән дә гәпләшә гәпләшә сайлар иде. Ләкин ашыгырга кирәк шул. Театрга барырга вакыт җиткәнче өйдә булырга гына түгел, кайтып, дуслар белән очрашып, бераз утырып алырга да өлгерергә кирәк. Җитмәсә, кайтасы җир шактый ерак...
Сылтамалар:
158
0