2 нче көн Ләбиб Лерон "Яктылык"
2 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Яктылык Бәндәләрне ялкын көйдергәндә, Ут өргәндә адәм актыгы – Кара күмер арасыннан калкып, Килеп чыгар кебек яктылык! Бөгелмәсне, сыгылмасны сыный, Тез чүктереп, җиргә яткырып... Җир ярыгы буйлап бөҗәк чаба Һәм шуышып үтә яктылык. Өзгәләнә күңел төпләрендә Кысыр яздан калган ак тынлык – Әллә аска, әллә өскә тарта Чигәләргә күчкән яктылык! ...Җир ярыгы кысып сыткан чакта Котсыз, шыксыз адәм актыгын – Сәях гомер ярасыннан балкып, Бәреп чыгар сыман яктылык! Кара көннәр арасыннан саркып, Йөрәкләргә күчәр яктылык – Чәбәләнгән тормыш хәятенә Бәхет булып төшәр ак тынлык! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛәбибЛерон #Яктылык #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
133
1