Синсез килгән язлар
Әдәбимарафон 2нче көн Йә Ходай, бу дөньяда эш бетәмени, шул кечкенә хуҗалыкта да эш артыннан эш табылып кына тора, рәхмәт төшкере. Шулай да бу башка тормыш, никтер, һәр көне рәхәт, эшне, бетмәсә ярар иде, дип эшлисең. Фирая белән Газинур былтыр шәһәрдән ерак түгел бер кечкенә авылдан иске генә йорт алып, шунда яши башладылар. Балалар буй җиткән, үз көннәрен үзләре күрсен, без инде, пенсионерлар, тыныч кына шушы авылда гомер итик дип, монда күчтеләр. Алар тумышлары белән авыл балалары булсалар да, гомер буена шәһәрдә яшәп, авыл тормышыннан күптәннән аерылганнар инде. Менә хәзер кире авылга кайтып, яңабаштан җир эшенә тотындылар.
Сылтамалар:
184
0