М. Юныс. " Бәйрәм".
2 нче көн. Пассажга җитәрәк урамны аркылы чыгып, бер подъездга кереп киттек, шыпырт кына баскычтан өскә менәбез. И ләззәтле, и рәхәт тә була соң шул баскычтан күтәрелүләре! Өченче катка менеп җиткәч, кызый туфлиен салып кулына тотты. Миңа да ботинкамны салырга кирәклеген ымлап аңлатты. " Эш пеште", - мәйтәм. Их, нинди күркәм Яңа ел бүләге! Йөрәгем ярылыр хәлгә җитте - дөп-дөп, дөп-дөп тибә. Фәрештәм, сумкасыннан ачкыч алып, ишекне ачты. Аңа ияреп эчкә кердем. " Нигә ут юк? Әллә берәр яманлык эшләмәкче буламы?"- дип уйлавым булды - кыз утны яндырды. Бүлмә уртасында зур өстәл. Өстәлдә закускалар, кыйммәтле эчемлекләр, дистәдән артык кешенең күзләре миңа текәлгән... Буыннарым йомшарып китте. Каккан казык кебек каттым да калдым. Софи Лорен өстәл түрендәге пеләш ирне кочаклап үпте дә назланып кына әйтте: "Оттырдыңмы, җаным!? 12 тулганчы табам дидемме - менә! Инде, акыллым, ондатра тун - минеке", - диде. 310 нчы бит.
151
0