Нәбирә Гыйматдинова Елан

Нәбирә Гыйматдинова Елан

2 нче кен. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Елан. Нәбирә Гыйматдинова Беркөнне карчык Фәһимәнең йөрәген сугып канатты. Юк, кул белән сукмады, сүз белән телде. Тиле яр буенда бака яфрагы җыя иде, ә Фәһимәнең кызлар белән су коенып яткан чагы. Эчендәге тиктормас җене кинәт карчыкка бәйләнергә кушты. Су коену рәхәтен дә онытты Фәһимә. — Кызлар! Әйдәгез Хәтимә сеңелкәшне йөздерәбез. Ул судан куркып аягын да чылатмый, ди. — Тимәсәнә шул алла колына, — диеште кызлар, әмма уена кергән әйберне эшләмичә туктамаган “җен тубалы”, йөгереп барып, арты белән торган карчыкны этеп җибәрде. Тиле мәтәлә-мәтәлә ярдан тәгәрәде. Суда тыпырчынган Хәтимәне кызлар яр өстенә сөйрәп чыгардылар. Фәһимә шарык-шорык көлде, ә карчык, моңарчы тел яшергән карчык, шыңшый-шыңшый юешләнгән күлмәк итәген сыкты. — Киявем бүләге ие, пычранды инде, — диде. — Саклап кына кия идем дә. — Елама, Хәтимә сеңел, яңасын тектерерсең, — дип юаткан кызларны ишетмәде тиле, кәкре бармагы белән Фәһимәгә төртте, һәм бертыннан: — Син елан! Син бә-әк зәһәр елан, — диде. — Ирсез тапкан оланыңны ике кат югалтырсың, — диде. Фәһимә катып калды. Елан?! Абау, бигрәк ямьсез исем! Хәтта тәнне чиркандырды. Аңа кушаматның төрлесен тактылар, җилбәзәк, башкисәр, җен тубалы, диделәр, ә ул гарьләнми иде. Карчыкның кушаматтан да хәтәррәк сүзләр ычкындырганын аннан соң гына аңлады кыз. Сердәшләренең серле генә бер-берсенә карап алуыннан гына. Авылда тиле Хәтимә әйткәннәр дөрес килә дип сөйлиләр иде. Аһ, тәмуг кисәве, ирсез бала табасың диме? Карт җен! Шушы ялганы белән бөтен дөньяны сасыта бит бу. Кызларны күр син, ник берсе Фәһимәне якласын, “миңа да бак, миңа да”, — дип бакылдашып, карчык тирәсендә бөтереләләр. Тиле Хәтимә сөякле кулы белән чалт-чолт аларның учына сукты. — Синең ирең бай була, тимер атта йөретә. Син мөгаллимәлеккә укырсың. Син зур йортта китаплар яздыртырсың. Кыз: — Минекен төзәт, миңа да чынын әйт! — дип судан очып чыга башл

141

0