2 нче көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь) "Туган көн" Факил Сафин
Туган көн Мин тугач та таңнар аткан, Кояш яктырып көлгән. Нәни кошчык тәрәз чиртеп: «Кызыгыз туды!» — дигән. Бер генә ул - Туган көн, Мин дөньяга туган көн. Әнигә дә, әтигә дә Сөенечле булган көн. Әни әйткән: «Кызым туды, Инде дөньям түгәрәк.» Әти сөйгән: «Минем кызым - Гөлгә кунган күбәләк!» Туган көнем истәлеге Бакчада миләш үсә. «Син бәхетле бала!» диеп, Ягымлы җилләр исә.
Сылтамалар:
160
0