2нче көн. Сания Әхмәтҗанова. Мәңгелек ут.
Мәңгелек ут Хәтер булып, Казан йөрәгендә, Һәйкәл тора татар улына. Богауларын өзеп ташлар да ул, Ашар кебек кошлар юлына. Тоткын шагыйрь, яудашлары белән, Тугры калып биргән антына, Чит туфракка газиз башын салган Татар исемен аклау хакына. Кем ул анда, гайрәт чәчкән булып, Кара яга милләт йөзенә? Дары иснәмәгән мәхлүк җаннар Ватан сакчысына кизәнә. Хәтер көне… Тын кал бер минутка… Тамырларда – вакыт агышы. Йөрәк тибешенең кайтавазы – Манарада – сәгать тавышы. Халык улларына баш ияргә, Килдек бүген һәйкәл янына. Учыбызда - мәңгелек ут таҗы – Кызыл канәферләр кабына.
150
0