2 нче көн  #әдәбимарафон2024

2 нче көн #әдәбимарафон2024

*Айгөл Әхмәтгалиева Ул бит кичә иде. (хикәя) Аяк астына түшәлгән сары яфракларны кыштырдатып, сукмак буйлап ялгыз хатын атлый. Ашыгыр җире дә, көтеп торыр, куып чыгарыр, елатыр-юатыр кешесе дә юк аның. Зәкия әйтмешли, бүген нәрсә пешерим, дип пошынасы да, соңга калдым, дип хисап тотасы да юк. Һәр почмагыннан ялгызлык күзләре карап торган куышы һәм аның бар сагышын, бар күз яшен уртаклашучы мендәреннән гайре беркеме, берние юк. Ялгызлар күңелендәге дәрья суларыннан тирән хәсрәтне төнге тәрәзәдән баккан салкын ай күрсә генә инде... Ахирәте аның сылулыгына, зифа гәүдәсенә, килешле киемнәренә аһ итеп, «сиңа рәхәт, үзеңне генә кайгыртып яшисең», дип уфтана. Ап-ак туй күлмәге киеп, сөйгәненең култыгына сарылып, ак карда парлы эзләр калдырып атлаганда Диләрә шушындый рәхәтлек турында хыялландымы? Күлмәге һәм әйләнә-тирә генә түгел, бар булмышы, өметләре, хыяллары ап-актан иде... Тик алар барысы да кичә иде, кичә иде... Сандык төбендә күз карасыдай кадерләп кенә саклаган туй күлмәге дә кершән аклыгын күптән югалтып, һәр җөенә сагыш төсе сарылды. Бер канаты каерылган кошның очарга талпынуын читтән кемдер кызганып, кемдер шаккатып яки... көнләшеп күзәтә... Ялгыз хатынның күләгәсе - аның ялгызлыгына ышыкланып атлаган ялган горурлыгы..

Тэглар:

156

0