Күке төкреге

Күке төкреге

Ул соңгы арада гел Акъәнине күрә башлады. Карчык йә аны ерак сәфәргә барабыз дип өйдән җитәкләп алып чыга да капка төбенә җиткәч кенә үзе томандай эреп югала. Йә үпкәләгән төсле бер якка китеп утыра, сүз кушсаң да дәшми. Йә яулык очы белән авызын каплап йөзен читкә бора. Бүген ул, нәкъ өшдәге кебек күбеккә батыра-батыра, Оныкның ак күлмәген юды. Юды да селки-селки кибәргә элде. Ә күлмәк баудан ычкынып кошка әверелде һәм канатларын җилпи-җилпи күпертмә болытларга таба очып китте. - Җибәрмә, тот, Акъәни, туема нәрсә киярмен, тибәрмә-ә! - дип сөрән сала-сала Онык кулларын сузып күккә үрелде, тик буе җитмәде, кош югарыда, бик югарыда иде...

Тэглар:

190

0