Каракош

Каракош

Йорт янып бетте. Сүндерә алмадылар. Кыйбладан кузгалган җил котырды да котырды, аның кояш баеганда да тынар исәбе күренми, ул, дәһшәтле сулышын өрә-өрә, күмерле кисәү башларында ут үрләтеп маташа иде. Рәхимҗан утын түмәренә төртелде дә катып калды. Эче-тышы көйде егетнең, тамырларыннан шаулап аккан каны төерчекләнде, йөрәге туктагандай булды. Өченче йорт... Әйе, өченче йорт көлгә әйләнде. Ир-улакның бер генә йорт салырлык күәте бар, ә Рәхимҗан өчкә нигез казыгы какты, өч урын алмаштырды. Кулыннан балта төшмәде, аның сабы бармакларына берегеп үскәк кебек иде. Арыган иде бит инде ул, туйган иде, ангач каезлый-каезлый буыннары гарипләнә башлаган иде.

Тэглар:

156

0