Миргазиян Юныс.  " Бәйрәм"

Миргазиян Юныс. " Бәйрәм"

Нче көн. #әдәбимарафон #ӘдәбиМарафон2024 Миргазиян Юныс. "Бәйрәм" повесте.304 нче бит. Бер-берсенә ошаган тонык тәүлекләр агымында адәм баласының югалып каласы , адашасы килми. Тормышны бизәр өчен Яңа ел каршылау йоласын уйлап чыгарганнар. Ел алмашыну кичәсендә дуслар, туганнар, өстәл янына җыелып, фани дөнья ваемнарын вакытлыча булса да онытып торырга тырышалар. Шушы тантаналы минутта адәм балалары бер - берсенә бәхет, шатлык, яңа уңышлар телиләр. Мәҗлестәге тәмле ризык, бергәләп эчкән шәраб кешеләр күңелендә күркәм тойгы кузгата: " Без барыбыз да адәм балалары. Без кеше затыннан. Без бу дөньяда бер генә мәртәбә яшибез. Мәңгелек каршысында барыбызның да язмышы бер тигез. Дөрес, кайвакыт бу хакыйкатьне онытып җибәрәбез без. Менә хәзер тигезлектә, татулыкта утыру нинди рәхәт, нинди күңелле. Без киләчәктә дә бергәлекнең кадерен белергә тиешлебез. Аерылышмыйча, татулык белән, бер - береңә ярдәм итешеп яшәргә кирәк". Әнә шул изге максат җыя Яңа ел каршылау мәҗлесен. " Аюдаг"ның ашханәсенә җыелган диңгезчеләр, әнә шундый күркәм тойгылар эчендә, таң атканчы утырдылар. Матур - матур җырлар җырланды, арыганлык онытылырлык итеп типтереп биеделәр. Күңел ачылды шикелле. Бары тик бер генә нәрсәне - сагынуны гына җиңеп булмады.

Тэглар:

167

0