1 нче көн (Шамгунов Эмир 3 яшь)
📚 🍃 "Балам-багалмам" 💐 Бишек җыруы Әлли-бәлли итәр бу, Мәдрәсәгә китәр бу; Тыршып сабак укыгач, Галим булып җитәр бу. Йокла, угълым, йом күзең, Йом, йом күзең, йолдызым; Кичтән йокың кала да, Егълап үтә көндезең. Әлли-бәлли көйләрем, Хикәятләр сөйләрем; Сиңа теләк теләрем, Бәхетле бул, диярем. Гыйззәтем син, кадрем син, Минем йөрәк бәгърем син; Куанычым, шатлыгым Тик син минем, синсең, син! #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге
176
0