Синсез килгән язлар "Фирая"

Синсез килгән язлар "Фирая"

Бар дөнья чәчәккә күмелеп, кешеләр бер-берсенә гашыйк булып мәхәббәттә аңлашканда, алмагачлар чәчәк атып ак күлмәккә төренгәндә, бар кешелек талпынып-шашынып мәхәббәт көткәндә, Газинур гаиләсен калдырып китте. Утыз биш ел уртак тормыш, уртак түшәк… Утыз биш ел бергә төнгә кереп, бергә таңны каршылап, бер кисәк ипине дүрткә бүлеп, мәхәббәт җимешләрен бергә үстереп, авырмы-җиңелме - бергә гомер кичереп, тату гына яшәп ятканда, көтмәгәндә, олы кайгы ишек шакыды. Фираясының бу югалтуга һич тә ышанасы килмәде, истәлекләре йөрәк түреннән актарылып чыгарга гына торды, күңеле белән яшьлегенә һәм иң сонгы көнгә әйланде да кайтты.

Тэглар:

255

0