Бәхет
Бу дөньяда барын күрдем, карасында, агында, Булган саен кешеләргә, күберәк кирәк тагында. Ялгызларга пары кирәк, парлыларга яңасы, Кемнәргәдер тыңгы бирми, йөрәктәге ярасы. Кемдер нәни шатлыктанда, сөенеп кәлә белә, Ап-ак кар бертегеннән дә матурлык курә белә. Кешеләргә нәрсә җитми, менә шул бәхет була, Үзең ирешкән генә, иң изге тәхет була. Тик шулайда, бәхет, артык тулып китмәскә тиеш, Алга өмет калсын өчен, нидер җитмәскә тиеш!
Сылтамалар:
172
0