1 нче көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь). "Серле дөнья" Әлфия Ситдыйкова
Серле дөнья Яшел үлән - хәтфә палас, Бизәге - ал чәчәктән. Тавыклар, күр, кыткылдашып, Йөгереп чыга кетәктән. Чебиләре сары йомгак, Тәгәриләр үләндә. Гүя сары кояшчыклар Сибелгәннәр келәмгә. Чебиләр тавык булырлар, Мин дә үсәрмен көзгә. Җәйге көндә ишегалды - Серле бер дөнья безгә.
184
0