Рабит Батулла "Ике җүләр"
Бу авылның ике җүләре бар. Берсе әнә шушы Габдулла, аны Җүләр Әбдүш дип йөртәләр. Кызамыктанмы, чәчәктәнме сабый чакта ук телсез-чукрак булып калган. Аның әшәке, начар әйберләрне күргәч: «уһу, акка-бокка» сүзе бар, кәефе килгән чакта, ике баш бармагын күрсәтеп, айгылдап көлү гадәте дә бар. Әбдүшнең ата-анасы күптән үлгән. Ерак тутасы, алар йортына килеп, шул мәхлукны карап тора. Тутасы аны кыерсытмый, какмый-сукмый, ашата-эчертә. Габдулланың өс-башы гына ертык, ямаулы булыр. Бер елны башбатыр калгач, Сирайга арбалы матай бүләк иттеләр. Җүләр Әбдүш йөгереп килеп, матайның арбасына чумды. Шуннан соң Сирай аны гел матаена утыртып йөртә башлады, шуңа күрә Әбдүш аны бик ярата, Әбдүш кешеләр алдында ике баш бармагын һавага төртеп, Сирайны мактый. Сабантуйларында Сирай көрәшкәндә, Җүләр Әбдүш аның өчен җаната, кыргый тавыш белән кычкыра, хәрәмләшсәләр, үзенчә сүгенә: — У-у, акка-бокка! — дип иләмсез тавыш белән кычкыра.
177
0