Нәбирә Гыйматдинова «Онытмадым…»
1 нче көн. Повесть. 3 нче бит. «... Онык туй кичендә генә тәртәгә типте: өйләнмәячәген белдерде. Загста язылышу тантанасының минуты-сәгатенә кадәр билгеләнгән, ресторанда йөз алтмыш кунакка табын көйләнгән, без кемнән ким дия-дия, биш машина ялланган, ясалма купшы чәчәкләр, аллы-гөлле шарлар, малай, кыз курчаклар әзерләнгән, инде дә өс-баш яңартуларны да, кода-кодагыйларга аталган затлы бүләкләрне дә кушсаң, шактый гына кесәгә сугарлык акча түгелгән иде. Менә сиңа пәрәмәч! Кияү кәләштән баш тарта! Бу акылга сыймаслык хәл иде. Рәхимовлар йортында кара тавыш купты...»
198
0