1 нче көн (Галиев Самат). "Дәү әнигә барабыз" Резедә Вәлиева #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
Әлли, әлли, әллилә, Барабыз дәү әнигә! Дәү әнигә барабыз, Һәммәсен дә алабыз: Әлфияне — алабыз, Зөлфияне — алабыз. Илфат белән Иршатны Бер арбага салабыз. Әлли, әлли, әллилә, Әй рәхәт дәү әнидә! Алмагачлар астында, Түр тәрәзә каршында, Кошлар сайрап торганда, Өчпочмак ашаганда… Әлли, әлли, әллилә, Калабыз дәү әнидә! Калабыз бөтенләйгә, Кыш та торырга, җәй дә. Илфат белән Әлфия Бүтән авырмасын дип, Дәү әнием гомергә Ялгызы тормасын дип, Әти яңа өй сала, Зу-ур сыер сатып ала. Вәт!
Сылтамалар:
174
0