1нче көн. Сания Әхмәтҗанова. Татар җыры

1нче көн. Сания Әхмәтҗанова. Татар җыры

ТАТАР ҖЫРЫ Моңнардан яралган җыр бит син – Уе да, гаме дә халыкның, Вакытка буйсынмас көч булып, Хәтерләр түреннән калыктың. Татар җыры! И татар җыры! Иманга чакырып дәшәсең… Тылсымлы догадай, син мәңге Яшәдең, яшисең, яшәрсең! Күңелләр мөлдерәп тулганда, Елата курайлар сагышы; Шатлыклы көйләрең чыңында Ишетәм чулпылар тавышын. Татар җыры! И татар җыры! Өметле юатып дәшәсең... Аhәңле наз булып син мәңге Яшәдең, яшисең, яшәрсең! Син мәгърур бөркеттәй ирекле, Күңелгә канатлар куясың. Далалар киңлеге тар сиңа, Ә үзең йөрәккә сыясың. Татар җыры! И татар җыры! Горурлык уятып дәшәсең… Кодрәтле рух булып син мәңге Яшәдең, яшисең, яшәрсең!

Тэглар:

178

0