1нче көн. Айгөл Әхмәтгалиева. Баланнарда бал тәме. (Хикәя)
Мин төпсез уй чоңгылына төшүдән, кабат таш сынга әверелүдән курка идем. Шуңа күрә күзләремне йомып, гомеремнең иң матур мизгелләрен генә дисбе төймәседәй тезәргә теләдем. Нишләптер ул төймәләр минем күз алдымда чәчелә дә китә, чәчелә дә китә. Акларын гына, яп-яктыларын гына җыйыйм дисәм, уч төбемне көйдереп, утлысы йә булмаса кара күмергә охшаганы эләгә дә куя. И-и, утлы күмер учлап яшисе булмаса, бала үз әнкәсеннән калып, үги инәй белән үсәр идеме? Барысы да бер йөрәккә җыелып килә шул аның, бер йөрәккә… #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АйгөлӘхмәтгалиева #Баланнардабалтәме #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
168
0