Хатын-кыз бәхете көне

Хатын-кыз бәхете көне

Бәхет телим сезгә, кыз туганнар, Балакаем, кызым, күз нурым, Һәрберегезнең бәхет йолдызы Якты итсен гомер юлларын. Бәхет телим сезгә, дус кызларым. Гөрләп, җырлап барсын тормышлар. Телефонда, ватсаппларда түгел, Ешрак очраштырсын язмышлар. Хатын-кызның бәхете - гаиләдә. Яныгызда булсын яраткан. Күктән йолдыз алып бирмәсә дә Бары сезнең өчен җан аткан. Үземә дә бәхет телим шулай. Теләкләрем кабул булсачы! ©Зайдуллина Лидия

Тэглар:

265

0