Сәламәт Иртә!
21 көн #СәламәтИртә Хәерле матур май иртәләре белән! #СәламәтИртә проектының бүген соңгы көне. Нәтиҗәләрен язып үтәсе килде. Үземдә оешканлык тәрбияләдем, декрет ялында булсам да, иртүк торып, йөгерергә, йөрергә вакыт таптым,боларны бала уянганчы эшлим, Рәминә белән көндез йөрергә чыгабыз. Организмны чыныктырдым, аяк өшүчәнлеге кәмеде, мускуллар ныгыды. Иртән йөгергәннән соң, көн буена җитәрлек энергия запасы туплыйм (душтан соң икеләтә рәхәт 😊).Шулай ук эшкә сәләтлелегем һәм күзәтүчәнлек артты. 21 көн эчендә беркайчан да начар кәеф булмады. Йөгерү минем өчен яңа, чөнки җәяү дә сирәк йөрегән кеше мин, күбесенчә руль артында. Бу яхшы гадәтне тормыш рәвешенә әйләндерәсе килә.21 көн эчендә барлыгы 77 км үтелгән икән, трекер анализын скриншот ясап беркетәм. #СәламәтИртә проектында беренче катнашам, проект авторына Раил Гатауллинга зур рәхмәт! Аллаһ биргән амәнәтне - тәнебезне саклыйк! Бүгенге көн һәммәбезгә бәхет, шатлык күп сөенеч алып килсен
166
0