#СәламәтИртә йөгерүләренә старт бирелде!

#СәламәтИртә йөгерүләренә старт бирелде!

5 июнь - Халыкара йөгерү көне, 1 июнь - Балаларны яклау көне белән Халыкара ата-аналар көне һәм VIII #СәламәтИртә проекты тәмамлану уңаеннан 30 нчы майдан 10 нчы июньгә кадәр #СәламәтИртә йөгерүләре үткәрелә. Проектның максаты - мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Проектта катнашу һәм финалистлар исемлегенә эләгү өчен: 1. Рәсми анонс язмасына (https://vk.com/wall-182068619_1774) комментарийларда "+" тамгасын һәм үзегезнең кайсы районнан булуыгызны язып куегыз; 2.Әлеге язма белән уртаклашыгыз һәм дусларыгызны да #СәламәтИртә йөгерүләрендә катнашырга чакырыгыз; 3. 30 нчы майдан 10 нчы июньгә кадәр теләсә кайсы бер көнне иртәнге 9:00 кадәр 1 км, 3 км, 5 км яисә 10 км йөгереп яисә кызу темп белән йөреп керегез (проект барышында, берничә дистанциядә катнашып, берничә дистанциядә финалистлар исемлегенә керергә һәм берничә дистанциядә катнашуны раслаган #СәламәтИртә медаленә (1 км, 3 км, 5 км, 10 км гравировкалары белән!) ия булырга мөмкин); 4. #СәламәтИртә йөгерүләрендә катнашкан көнне көн дәвамында https://forms.yandex.ru/u/664de88fc417f322fdc9267c/ анкетаны тутырып, оештыручыларга (Татнетны үстерү фондына) #СәламәтИртә йөгерүләрендә катнашуыгыз турында мәгълүмат (дистанцияне узуыгызны дәлилләгән трекер фотосын/скриншотын, түләү квитанциясе копиясен беркетеп һәм медальне алу өчен почта адресыгызыны хәбәр итеп) юллагыз; 5. #СәламәтИртә йөгерүләре тәмамланганнан соң Татнетны үстерү фонды офисына килеп яисә почта аша өстәлгән түләү юлы белән ("наложенным платежом") медальне кабул итеп алыгыз. Медальдә проектның логотибы, чара үткәрелү елы (2024) һәм дистанция (1 км, 3 км, 5 км яисә 10 км) сурәтләнәчәк. Проектта катнашу өчен https://vk.com/wall-182068619_1774 сылтамасы буенча күчегез.

Тэглар:

153

0