Язгы кояшлы кайнар иртә
Хәерле #СәламәтИртә белән хөрмәтле дусларым. Табигатьтә йөреп кайттым. Көн иртәдән кояшлы,кайнар булырга ошап тора. Күңелдә һәрвакыттагыча шигырь юллары. Унсигез яшь язым түгел, Бу яз башка,бүтән, Ник соң әле шулай ярсып Ләйсән яңгыр көтәм - Әйтерсең лә,минем күңелем Гөлләр чәчкән түтәл... ***** Еллар үтеп олыгайгач, Акшарлангач чигәң, Яшелрәк күренә икән Язгы чирәм... Шигырьләр Гарифҗан ага Мөхәммәтшинныкы. Райондашым әйтә белә 👏
63
0