Төшенкелеккә бирелми яшик
#СәламәтИртә белән дусларым. Көн матур булырга ошап тора. Матур кояшлы көнне кәеф ничек начар булсын инде ул. Сәламәт иртә проектын тудырган Раил Гатауллин га рәхмәтнең олысын әйтми булдыра алмыйм. Эш вакыты дип өй эшенә төренеп ятар идек әле. Табигатьтән яхшы кәеф белән кайтып керәм. Планлаштырган эшләргә керешәм. Мин күңел төшенкелегенә бирелә торган кеше түгел. Табигатьтән кайткач икенче кешегә әвереләм. Чөнки мин беләм табигатьтән генә сафлык алып була. Дусларым, дус булмаганнарым мин сезнең барыгызга сәламәтлек, яхшы кәеф телим.
55
0