Сәламәт Иртә!

Сәламәт Иртә!

14 көн #СәламәтИртә #СәламәтИртәне дәвам итәм. Марафоныбызның 2 атнасы узып киткән, сизелмәде дә, бүген көн кояшлы, ләкин салкынча, тышка чыккач та бик салкын кебек тоелды ,йөгерә башлагач кыздыра башлады🤭. Лесопарк зонасына кергәч җил юкка чыга, йомшак кына битне сыйпый😊. Тирә-як табигать бик матур!Искиткеч! Сүз белән тасвирлап бетереп булмый! Хәерле җомга иртәләре белән дуслар! Сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән үтсен көнебез!

Тэглар:

55

0