Сәламәт Иртә!

Сәламәт Иртә!

12 көн #СәламәтИртә #СәламәтИртәне дәвам итәм. Кояш әллә ни кыздырмаса да, үләннәргә, агач яфракларына төшкән чык тамчылары инде күптән кибеп беткәннәр. Лесопаркта һәр көнне кошлар матур итеп сайрыйлар, йөгергәндә бер моңлы җыр тыңлаган кебек, искитмәле! Тирә-як төрле чәчәкләр, үләннәр белән тулы,төз агачлар, куаклар үскән.Иртән күбесенчә бер үк кешеләр очрый, хәзер инде үткәндә бер-беребезгә хәерле иртә теләп китәбез ! Кемдер йөгерә, кемдер йөри, кемдер велосипедта чыжлап кына узып китә😊. Иртәләребезне матур уйлар, яхшы кәеф белән башлап җибәрик!

Тэглар:

86

0