Табигать ул - иркен болыннар
Хәерле иртә хөрмәтле язылучыларым. Бүген табигатьтә йөреп кайтканда башка төрле уйлар килде. Үз-үзеңне тәрбияләүне,сәламәтлек өстендә эшләүне балачактан башларга кирәк икән. Авылда яшәгәч әти-әниләрнең вакытлары тыгыз. Ә бит әбиләргә оныклар белән шөгыльләнергә була. Табигатькә гашыйк кеше мин. Табигатьтә вакытта башка бары чиста уйлар гына килә. Саф һава сулау, кошлар моңын тыңлау организмга күпме көч бирә 💪. Кызу адымнар белән атлаганда күпме хәтирәләр искә төшә. Табигатьтә йөргәндә алган эмоцияләрнең барысын әйтеп бетерсәң, вәт хыялый бу диярсез 🤓 Яз салкыныннан җылыга күчә барган көннәрдә мин һәммә кешегә күңел җылысы телим. Кешеләрне яратыгыз. Ярата алган кеше-яши ул! Сәламәт булыгыз. #СәламәтИртә
55
0