Саф һава
Хәерле иртә хөрмәтле язылучыларым. Табигатьтән матурлыкка сокланып кайттым. Юлымда нәрсә күрдем шуны рәсемгә төшердем. Атлар рәсемен дә куям әле,һәйкәл шикелле басып торып җибәрәләр. Һәр көн чишмә буеннан узам. Буш йөрмим дип биш литрлы бутылканы будка эченә калдырып киттем. Имеш кайтышлый су алып кайтам. Алдым суны, шул арада бутылканың капкачын алып киткәннәр. Әй,шул капкачка калдыгызмы? Буш әйберне ярата да инде кайберәүләр. Кәефне шундый матур иртәдә капкач кына кыра алмады. Хөрмәтле язылучыларым сезгә дә яхшы кәеф телим. Сәламәт булыгыз! #СәламәтИртә
64
0