Гаилә-Бәхет ачкычы!

Гаилә-Бәхет ачкычы!

15 майда – табигатьнең яшьлеккә күмелгән, иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртә. Гаилә — ул әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Матур гаилә кору, анда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш, нигезе нык булмаган йортның да стеналары ярыла яки бөтенләй җимерелә. Гаилә тормышы һәркем өчен дә зур сынаулар аша үтә торган сикәлтәле юл кебек. Барыгызны да шушы җылы, матур, тирән мәгънәле көн белән котлыйм! Гаиләләребездә һәрчак иминлек, шатлык, бәхет, күңелле мәшәкатьләр генә булсын! #гаиләкөне #БалыкБистәм #гаиләбәхетачкычы #МиллионТатаррухы

Тэглар:

105

0