Җиңү бәйрәме

Җиңү бәйрәме

9Май – Бөек Җиңү көне. Быел инде аның 79 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. 1418 көн һәм 1418 төн дәвам иткән аяусыз сугышта яу кырында ятып калган 27 миллионнан артык ватандашыбыз гомере бәрабәренә яуланганга күрә дә күз яшьле бәйрәм ул. Без, сугыштан соңгы буын вәкилләре, бу Җир йөзендә яшәвебез өчен илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән кыю фронтовикларыбызга, фронтка дип корал койган, үзләрен аямыйча көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәннәренә мең-мең кат бурычлыбыз.    8 май көнне Үри Чаллысы авылында "Алар даны мәңгелек" дип исемләнгән митинг булып үтте. Митингта ветераннар, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары, җирле житәкчеләр, район вәкилләре катнашты . Бәйрәмне Каз Чаллы авылы җирлеге рәисе Хасаншин Фәрит Хабибрахман улы ачып җибәрде. Районнан килгән кунак Илсөяр Маликовна , КФХ""Ананьева" җитәкчесе Ананьев Иван Степан улы бәйрәм белән котлап үттеләр. Бәйрәмгә килгән авылдашлар үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән бай программалы концерт карадылар. Авыл клубы тарафыннан әзерләнгән эчтәлекле чыгышлар белән ветераннар батырлыгына дан җырланды. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды.  Әлеге бәйрәмне үткәрергә матди ярдәм күрсәткән Хасаншин Фәрит Хәбибрахман улына олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэглар:

45

0