VIII #СәламәтИртә үзүсеш проектына гаризалар кабул ителә башлады!

VIII #СәламәтИртә үзүсеш проектына гаризалар кабул ителә башлады!

Хөрмәтле дуслар! Сәламәт яшәү рәвешен алып бару гадәтен формалаштыруга юнәлтелгән VIII #СәламәтИртә үзүсеш проектына гаризалар кабул итү башланып китте. #СәламәтИртә проекты түбәндәгедән гыйбарәт. Һәр катнашучыга: - иртән иртүк алга максатлар куеп йокыдан уянырга, - сәламәтлек өчен файдалы гимнастик күнегүләр ясап алырга - тәнне язарга, - йорт янында ачык һавада (басуда/кырда, паркта, стадионда, ...) җиңелчә йөгереп кайтырга, - проектта катнашып сәламәт яшәү рәвешен алып баруыңны социаль челтәрләрдә популярлаштырырга кирәк. #СәламәтИртә проектының файдасы шактый зур: 1. иртә йокыдан торган кеше көн дәвамында күбрәк эш эшләргә өлгерә, аның үзүсешкә дә, гаиләсенә дә вакыты күбрәк кала; 2. иртәнге саф һавада сәламәтлеген ныгыту өчен кеше табигать энергиясен яхшырак үзләштерә; 3. табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга карата ихтирамы арта; 4. ачык һавада йөгерү йөрәк-кан тамырлары системасына файдалы тәэсир итә, йөгергән вакытта тән тукымалары кислород белән байый (организм буенча кан йөреше яхшыра), артериаль кан басымы нормага керә, баш мие һәм ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге яхшыра; 5. йөгергәндә кәеф яхшыра (аеруча - гаилә һәм дуслар белән бергә булганда), психологик арыганлык юкка чыга, тонус күтәрелә; 6. даими йөгерү тән авырылыгын баланста тота, кеше тән формасын/фигурасын тәртипкә китерә; 7. үздисциплинаны яхшырта һ.б. Проект 11-31 майда (21 көн дәвамында) үткәреләчәк. Яшь чикләүләре юк. Проектта катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча күчегез һәм 11 майга кадәр катнашырга теләк белдереп гариза калдырыгыз: https://vk.com/wall-182068619_1593.

Тэглар:

163

0