Беренче май килә

Беренче май килә

Кемдәдер - күкәй бәйрәме, Кайсы - демонстрациядә. Безнең ише кайберәүләр Баш күтәрми дә бакчада. Атнага бер барган бакча Колач җәеп көтеп ала. Шул бакчаны эшкәртәм дип, Бөтен маең чыгып кала. Чиләк белән су ташысаң Иңбашларың ныгый, кара! Рәтен белеп чүп утасаң - Бил-буынга булыр дәва. Сыерчыгы, сандугачы, Чыпчыгы да чыркылдыйлар, Чәчкә аткан агачлар да Әллә соң безне котлыйлар? Май килде, дип, яз килде, дип, Хезмәт бәйрәме килде! Язда шулай бергә-бергә Эшкәртәбез җиребезне. ©Зайдуллина Лидия

Тэглар:

93

0