“Йомырка жыю“

“Йомырка жыю“

“Йомырка жыю “ - Элек-электән тормышлар түгәрәк булсынга, эшләр тәгәрәп барсынга авылыбызда 1 нче май бәйрәмендә йомырка җыю йоласы булган! Булган гына түгел, әледә саклана ул матур йола, безнең Балык Бистәсе районында! Без үскәндә, әни, яңа, матур киемнәр сатып ала иде беренче май бәйрәменә. Көн генә матур, җылы, кояшлы булса иде дип тели идек кичтән. Ул вакытларда авылларда асфальтлар юк, яңгыр яуса юл аркылы чыкканда бутыйларны саз йотып калуын көт тә тор. И-и-и гомерләр, почмак якта, Әбием белән әниемнең мәш килеп, сөйләшә - сөйләшә "сабыйларга Аллаһы тәгалә көнен бирсә иде инде, сөенеп көтәләр бит"- дип суган кабыгыннан йомырка буяганнары әледә истә. Әбиемә дога булып ирешсә иде бу искә алуым. Менә инде үзебез дә оныкларга шулай теләп, бу изге әби бабайдан калган йола икәнен аңлатабыз. Буыннан буынга күчеп килгән йолаларыбыз саклансын, онытылмасын иде шул. Бүген балалар белән әңгәмә корып сораулар бирәм: - Бүген барыгызда бәйрәм белән дип кычкырып котлыйсыз, чынлапта нинди бәйрәм соң бүген? Кайберләре, хезмәт бәйрәме дип җавап бирде. Берничәсе күкәй җыю бәйрәме, шуны да белмисез мени дигәндәй елмаешты. Берничә бала бөтенләй сорауга җавап таба алмады. Ә 2-3 татар баласы бөтенләй😞бүген бит пасха дип җавап кайтарды. Мин аптырап калдым, ничек инде бала өйдән чыгып киткәндә, кая баруын, нинди бәйрәм булуын якыннары белән сөйләшмиләр микәнни🙃.?Әйе шул аралашу әз хәзер, гаджетлар, телефоннар заманасы шул, вакыт юк аралашырга. Ярар күп язылды...Кайсы якларда йомырка жыю йоласы саклана икән әле? Әйдәгез гәпләшеп, хәтирә сандыкларыбызны ачып бушатып алыйк әле дусларым.

Тэглар:

62

0